9 айда Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәре суммасы 5 553,53 млн сум тәшкил итә

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы план буенча 4 503,45 млн сум булганда 5 553,53 млн сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 563,78 млн сумга күбрәк.

Мөлкәтне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетларның керемнәрендә иң зур өлеш җир кишәрлекләрен арендалаудан алынган, күрсәтелгән керемнәр 2 349,92 млн сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет йөкләмәсе 104,02% ка үтәлгән. Шулай ук җирләрне сатудан алынган керемнәр дә шактый зур өлешне алып тора, күрсәтелгән керемнәр 1 716,21 млн сум тәшкил иткән.  Еллык бюджет йөкләмәсе әлеге маддә буенча 193,19% ка үтәлгән.

Муниципаль милекне арендалаудан кергән акча 238,38 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе 86,47% ка үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акча 360,04 млн сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 171,04% ка үтәлгән.

Милекне файдаланудан башка керемнәр 785,69 млн сум тәшкил иткән, еллык план 96,97% ка үтәлгән.

Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 123,32% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International