ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Бердәм килештерү кабинеты мөмкинлекләре каралды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында "Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү" темасына коллегия утырышы узды. Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.

Коллегия эшендә ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та катнашты. Ул "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре платформасы нигезендә Бердәм килештерү кабинеты" доклады белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, әлеге проектка кагылышлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары агымдагы елның июлендә расланган иде.

Бердәм килештерү кабинеты (ЕКС) электр энергиясе, газ, су һәм җылылык кебек ресурсларны колачлап, "бер тәрәзә" форматында кирәкле инженер инфраструктурасына инвестиция объектларын кушу эшләрен кыскарту һәм тәртипкә китерү өчен кирәк. Бу формат инвесторларны кәгазъ документларны җыеп килештерү эшеннән азат итәчәк. Аның урынына Дәүләт хезмәте платформасы аша бер гариза җибәреләчәк, ә җаваплы операторлар барлык килештерү этапларын үз өтсенә алачак.

Хәзерге вакытта 3 оператор билгеләнгән:

- функциональ оператор (ТР Икътисад министрлыгы) ЕКС булдыру һәм үстерү процессларын оештыру-методик тәэмин итүен көйлиячәк;

- техник оператор (ТР Цифрлы трансформацияләү үзәге") техник тәэмин итүне башкара (шәхси кабинетлар булдыру);

- оператор ("ТР Пространство белешмәләре фонды") инженер-техник тәэмин итү челтәрләре һәм объектлары турында белешмәләрне саклау һәм ЕКС катнашучыларына тапшыруны тәэмин итә.

ЕКС катнашучылары арасында республиканың башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, ресурс белән тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары булачак.

Якын арада тест режимында Бердәм килештерү кабинетын функциональ оператор, оператор, республиканың башкарма комитетлары һәм "Сетевая компания" оешмасы белән бергәлектә эшләтеп карау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International