Республикада 485-ФЗ номерлы Законны үтәү кысаларында унитар предприятиеләрне реформалау эше дәвам итә.
Агымдагы көнгә 46 унитар предприятие юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылган.
Тагын республиканың конкурент базарында эшчәнлек алып баручы 34 унитар предприятие реформалаштырылырга тиеш, һәм 4 муниципаль унитар предприятие банкротлык нәтиҗәсендә эшчәнлеген туктатачак. Башка предприятиеләр үз эшчәнлекләрен гамәлдәге оештыру-хокукый формада алып баруларын дәвам итәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 72 унитар предприятие теркәлгән.