В Министерстве обсудили вопросы обеспечения многодетных семей земельными участками

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров күп балалы гаиләләрне шәһәр яны районнарында җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

"Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" 2024 елның 14 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында шәһәр округларында даими яшәүче күпбалалы гаиләләргә Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлекләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге каралган. Әйтик, күп балалы гаиләләр өчен Казанга биш муниципаль район чикләрендә, Ә Чаллы шәһәре өчен Тукай районы чикләрендә җир кишәрлекләре бирелә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдында әлеге законны гамәлгә ашыру кысаларында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү бурычы тора.

Җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча, 01.11.2024 көненә Татарстан Республикасында барлыгы 78,7 меңнән артык күп балалы гаилә бар, шулардан 72,2 меңнән артык гаилә участоклар алу исемлегенә кертелгән. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары министрлык белән берлектә күп балалы гражданнарга җир кишәрлекләре бирү процессын оештыру буенча эш алып бара. Нәтиҗәдә 49,2 меңнән артык күп балалы гаилә милеккә җир кишәрлекләре алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International