«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) торак төзелеше өчен яраклы җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген анализлау максатында «төзелеш өчен җир» проектын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә «төзелеш өчен җир» проектын гамәлгә ашыру өлешендә вәкаләтле орган булып тора.
Бүгенге көнгә республика территориясендә гомуми мәйданы 3 361,6062 га булган 3 301 җир кишәрлеге ачыкланган, торак төзелеше өчен гомуми мәйданы 318,4496 га булган 448 җир кишәрлеге әйләнешкә кертелгән.
«Төзелеш өчен җир» проекты кызыксынган затның һәм җир кишәрлекләрен бирүгә вәкаләтле хакимият органнарының торак төзелеше өчен әйләнешкә кертү потенциалы булган җир кишәрлекләреннән һәм территорияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә.