Кадастр планында участокның урнашу схемасын НСПД ярдәмендә әзерләргә мөмкин булачак

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2025 елдан җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү процедурасы гадиләштерелер дип планлаштырыла. Кирәкле документларны электрон рәвештә пространство мәгълүматлары милли системасы ярдәмендә әзерләргә мөмкин булачак. Тиешле үзгәрешләрне территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын әзерләү таләпләренә кертү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International