Волжск дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы базасында су транспорты өчен кадрлар әзерләү капмусы булдыру чаралары кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу белем бирү учреждениесе һәм “СК Татфлот” ААҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә “СК Татфлот” ААҖ милкендәге күчемсез милек объектларын Татарстан Республикасы милкенә тапшыру сораулары каралды. Киләчәктә, Волжск дәүләт су транспорты академиясе территориясен киңәйтү кысаларында бу объектлар астындагы җир кишәрлекләре су транспорты өчен кадрлар әзерләү капмусы төзү өчен Волжск дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалына тапшырылачак.