ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, җир категорияләрен үзгәртү турындагы ТР Министрлар Кабинеты каралары проектларын әзерләү өчен җаваплы буларак, 180 га мәйдан җир кишәрлеген Лаеш муниципаль районының Столбище җирлегенең Усад авылы чикләренә кертү турындагы ТР Хөкүмәте карары проектын әзерләү эше башкарыла. Бу җир кишәрлеге Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек итү Федераль фонды милкенә бирелгән иде.
Бу җир территориясен торак төзелеше максатында комплекслы үзләштерү, шул исәптән эконом класслы аз катлы йорт төзү күздә тотыла.