Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.10.2013 кабул ителгән № 737 карарын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “АгроТакт” ҖЧҖ милкендә булган Биектау муниципаль районының Бәрәзә авылы чикләрендә урнашкан 16:16:040603:108 кадастр номерлы җир кишәрлеген алу эше башланды. Бу эш “Миннебай-Казан газүткәргечен яңартып төзү” инвестицион проектын тормышка ашыру максатыннан башкарыла.