Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта Росреестр тарафыннан эшләнгән закон проектын кабул итте, ул машина-урын булдыру өчен гомуми өлешле милек хокукында өлеш бүлеп бирү тәртибен өстәмә җайга салуны күздә тота.
Документ «Россия Федерациясе Граждан кодексының беренче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 6 статьясына һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Аерым алганда, федераль законнарның беренчесенең 6 статьясына өлеш бүлеп бирү тәртибе язылган 31 – 311 өлешләр өстәделәр.
Статс-секретарь - Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий машина-урын төшенчәсе 2017 елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр «Россия Федерациясе Гражданлык кодексының беренче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 315-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелүен искәртте. Моңа кадәр гражданнар әйләнешендә транспорт чараларын урнаштыру өчен билгеләнгән бина, корылма, бүлмә хокукында өлешләр катнашкан.
Әйтик, Закон проекты кат планында яки катның бер өлешендә машина-урынның урнашу урынын килештерү процедурасын күздә тота, өлеш бүлеп биргәндә аларның хокуклары кагылырга мөмкин булган өлешле милек катнашучыларына хәбәр җибәрүне күздә тота. Машина урынын килештерүне кадастр инженеры тәэмин итә.