2024 елның 15 ноябренә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 292 гариза бирүче (үсә барган нәтиҗә белән) кертү турында карар кабул ителгән, шул исәптән Казан буенча – 18 127, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 439 гариза бирүче.
Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, барлыгы 53 844 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда – 8 856, Яр Чаллы шәһәрендә 3 404 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә барлыгы 49 313 җир кишәрлеге бирелгән.