Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен «Милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар» темасына ике көнлек стажировка ачылды. Стажировкада Апас, Актаныш, Питрәч, Сарман, Теләче, Тәтеш районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчеләре катнаша.
Стажировка мәйданчыгы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылган.
Чараны ачуда сәламләү сүзе белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ВШГМУ директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясадылар.
Стажировка барышында тыңлаучылар өчен лекцияләр һәм практик дәресләр үткәреләчәк, аларда түбәндәге төп мәсьәләләр каралачак
Стажировка программасы тест формасында йомгаклау аттестациясе һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланачак.