Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы тәмамланды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы программасы тест формасында йомгаклау аттестациясе һәм Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе таныклыкларын тапшыру белән тәмамланды.

Стажерлар Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) карамагындагы муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү һәм алар белән эш итү буенча база белемнәрен һәм күнекмәләрен алдылар.

14 нче стажировка мәйданчыгын тәмамлап, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев муниципаль хезмәткәрләргә җаваплы постларда нәтиҗәле эш алып баруларын һәм алган белемнәрен практик яктан уңышлы куллануларын теләде. Ул шулай ук ТР Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаментына һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенә укуларны оештыруда һәм уздыруда актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International