Җирләрне алдан килештерү турындагы карарның гамәлдә булу вакыты 1 елга кадәр кыскартылачак

2024 елның 22 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы өченче укылышта Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турындагы карарның гамәлдә булу вакыты кыскартыла торган Росреестр тарафыннан эшләнгән закон проектын кабул итте.

Статс-секретарь – Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий сүзләренчә, бүген дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген алдан килештерү турындагы карарның гамәлдә булу вакыты 2 ел тәшкил итә һәм ул артык. Бу җир кишәрлекләрен үзләштерә башлау вакытына, шул исәптән төзелеш максатларында да, сизелерлек йогынты ясый, территориянең үсеш темплары кимү куркынычы тудыра.

"Закон проекты беренче чиратта инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләрен тизрәк үзләштерә алачак бизнес-бергәлек вәкилләренә юнәлдерелгән. Җир кишәрлегенә хокук алуда артык административ киртәләр булу проектның тулаем чыгымлылыгын арттыра. Закон проекты карарның гамәлдә булу вакытын 2 елдан 1 елга кадәр кыскарта. Бу вакыт эчендә гражданнар яки инвесторлар кадастр эшләрен башкарырга, җирле администрациягә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле шартнамә төзергә тиеш булачак. Бу аренда, милеккә сатып алу яки түләүсез файдалану булырга мөмкин", - диде Алексей Бутовецкий.

Әгәр җир кишәрлеген бирү шарты буларак аны рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртергә яисә бер категориядән икенчесенә күчерергә кирәк булса, алдан килештерү турындагы карарның гамәлдә булу вакыты элеккечә 2 ел тәшкил итәчәк.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керергә тиеш. Җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында закон гамәлгә кергәнче кабул ителгән карарлар өчен ике еллык гамәлдә булу срогы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International