Министр урынбасары Алмаз Кыямов Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча VIII Советы эшендә катнашты

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Казанда IT парк базасында Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча сигезенче советы узды. Совет эшендә эксперт сыйфатында министр урынбасары Алмаз Кыямов катнашты.

Чара барышында иҗтимагый оешмалар вәкилләре экспертлар белән заманча чакырулар һәм янаулар шартларында икътисадый һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү системасында коррупциягә каршы торуның актуаль проблемалары турында фикер алыша алдылар. Форумның экспертлары булып Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре чыгыш ясады.

Эш нәтиҗәләре буенча дәүләт, муниципаль хакимият органнарына, иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, аны превенцияләүнең нәтиҗәле ысуллары, шулай ук дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International