Татарстан Республикасында 2024 ел башында башланган Комплекслы кадастр эшләре тәмамланды. ККР 12 муниципаль берәмлек территориясендә: Әлмәт, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тукай һәм Чистай, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә уздырылды.
2024 елда республикада 67 кадастр кварталында эшләр башкарылды, аларның нәтиҗәләре буенча ЕГРНга 26 меңнән артык күчемсез милек объекты чикләре турында төгәлләштерелгән белешмәләр кертелде.
"Республикада ККР бюджеты хисабына инде өченче ел уздырыла. Бу вакыт эчендә ККР 145 кадастр кварталында уздырылган, 60 меңнән артык күчемсез милек объектының чикләре төгәлләштерелгән. ККР үткәрү җир бәхәсләренең санын киметергә, булган хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирә. Яңа хаталар килеп чыгу ихтималы кими, чөнки бер үк вакытта җир кишәрлекләре төркеменең чикләре ачыклана», – дип аңлатты җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.
ККР барышында территорияләрне геодезиядән төшерү оештырылды, җир кишәрлекләренең чикләре схемалары әзерләнде, алар урнашкан күчемсез милек объектлары тикшерелде, урыннары билгеләнде һәм алар турында белешмәләр төгәлләштерелде.
Комплекслы кадастр эшләренә заказ бирүче-Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.