Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының бәяләү җәмәгатьчелеге вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – бәяләүче көне белән котлый.
27 ноябрьдә Бәяләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 1996 елда Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы карары нигезендә «бәяләүче» (милекне бәяләү буенча эксперт) вазыйфасы буенча квалификация характеристикасы расланды.
Республика бәяләүчеләрен, ТР бәяләүчеләр берлеге әгъзаларын, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләрен дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм бәяләүнең сыйфатын күтәрү буенча югары дәрәҗәдә эшләүләрен котлыйбыз. Сезгә иминлек, һөнәри үсеш һәм яңа казанышлар телибез.