Хабаровск крае делегациясе Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында булды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27-30 ноябрьдә Татарстан Республикасына тәҗрибә уртаклашу максатыннан Хабаровск крае делегациясе килде. Бүген делегация Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче составы белән очрашты. Кунакларны министр Азат Кадыйров сәламләде.

"Без Татарстан Республикасы, аның җитәкчелеге белән 20 елдан артык таныш. Безнең өчен шәхсән танышуыбыз гына түгел, республиканың бердәм командасы һәм хакимиятнең төрле органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә алган тәҗрибәбез, белемебез һәм күнекмәләребез дә бик мөһим. Безнең визит эшлекле максатларга гына түгел, ә партнерлык һәм дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга да бәйле, - дип билгеләп үтте Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Абрамов. 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчеләре һәм Хабаровск крае кунаклары катнашында узган киңәшмә кысаларында яклар «пространство мәгълүматлары милли системасы», күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре һәм ятим балаларга торак урыннары бирү, предприятиеләрне реформалаштыру кебек мөһим проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат алмашты.

Кунаклар Татарстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләре, эре инвестиция проектлары өчен җир кишәрлекләре бирү практикасы, дәүләт өлешенә ия хуҗалык җәмгыятьләрендә корпоратив идарә оештыру турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Кунаклар үз чиратында Хабаровск краеның уникаль географик урынының өстенлекләрен билгеләп үттеләр, алар үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ача.

Очрашу ахырында яклар җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча киләчәктә дә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International