2024 елда Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2025-2026 елларга Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре составын формалаштыру буенча Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш кысаларында бүген министр Азат Кадыйров ВКС режимында Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук «Связьинвестнефтехим» АҖ, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышында Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең узган елдагы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елда республика мәнфәгатьләрен яклаячак Дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең кандидатуралары каралды.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан алынган тәкъдимнәр нигезендә 2025-2026 елларга 75 хуҗалык җәмгыятенең идарә һәм контроль органнарына дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләренең 131 кандидатурасы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International