2024 елның 10 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы план буенча 5 317,75 млн сум булганда 6 269,86 млн сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 627,06 млн сумга күбрәк.
Мөлкәтне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетларның керемнәрендә иң зур өлеш җир кишәрлекләрен арендалаудан алынган, алар 2 668,88 млн сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет йөкләмәсе 116,22% ка үтәлгән. Шулай ук 1 849,91 млн сумлык җирләрне сатудан кергән керем дә шактый зур өлешне алып тора. Еллык бюджет йөкләмәсе әлеге маддә буенча 179,89% ка үтәлгән.
Муниципаль милекне арендалаудан кергән акча 272,26 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе 98,76% ка үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акча 272,26 млн сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 61,00% ка үтәлгән.
Милекне файдаланудан кергән башка керемнәр 904,87 млн сум тәшкил иткән, еллык план 107,69% ка үтәлгән.
Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 117,90% ка үтәлгән.