ТР Пространство белешмәләре фондында ООПТ һәм аучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча эш планы каралды

2024 елның 29 ноябре, җомга

ТР Пространство белешмәләре фондынала ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән уртак киңәмшә үтте. Катнашучылар региональ әһәмияткә ия аеруча сакланылучы табигый территорияләр (ООПТ) чикләрен, аларның саклау зоналарын үзгәртү һәм билгеләү, шулай ук ааучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча башкарылачак эшләрне карап чыкты.

Бүгенге көндә 100дән артык ООПТ һәм 140лап аучылык җирләре чикләренең урнашу урынын билгеләргә кирәк. Төгәл саннар әлегә юк, чөнки объектлар исемлеге Фонд һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан тупланып килә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Фонд тарафыннан 29 махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен ачыклау буенча эш алып барылган иде инде, шул исәптән «Зәңгәр күлләр» ДТКЗлары буенча да. Ул чакта барлык материаллар Дәүләт комитетына раслау өчен җибәрелгән иде.  

Булган тәҗрибәне исәптә тотып, киңәшмәдә 2025 елга максат-бурычлар һәм уртак планнар билгеләнде. Чикләрне төгәлләштергәннән соң, барлык белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International