Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Юристлар көне белән котлый

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Россия юристлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Татарстан Республикасы юридик бергәлеген һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегаларын Юристлар көне белән котлыйбыз!

Бүген бу бәйрәм дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне, күренекле хокук белгечләрен, адвокатларны, нотариусларны, судьяларны – үзен Законга хезмәт итүгә багышлаган һәркемне бәйли. Хокукый ярдәмнән башка эшли алырлык бер генә эшчәнлек тә юк. Юрист булу-зур дәрәҗә һәм, һич арттырмыйча, гаять зур, дәүләти әһәмияткә ия җаваплылык.

Сезнең һөнәрегез киң белем һәм законнарда ориентлаша белүне генә түгел, ә гаделлек, принципиальлек һәм намуслылык кебек мөһим сыйфатларны да таләп итә.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе квалификацияле кадрлары гражданнарның һәм җәмгыятьнең законлы мәнфәгатьләре хакына эшлиләр, Татарстан Республикасының җир ресурслары һәм дәүләт мөлкәте милекчесе буларак хокукларын тәэмин итәләр, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләренең норматив базасын үстерүдә актив катнашалар.

Барлык юристларга да максатчанлык һәм Бөек Законга хезмәт итү эшенә тугрылык, яңа һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International