ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Анда министр Азат Кадыйров, ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, шулай ук министрлыкка караган учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Чараны ачып, министр коррупциягә каршы көрәштә уртак тырышлыкларның мөһимлеген ассызыклады һәм мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте.

Алмаз Сәгыйтьҗанов коррупция күренешенең төрле аспектларын, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын, керемнәрне декларацияләүне, җинаять эшләренә күзәтүне һәм башкаларны яктыртып, мәгълүмати лекция белән чыгыш ясады.аның чыгышы катнашучыларга коррупция күренешләренә каршы көрәшнең актуаль проблемаларын һәм алымнарын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

Чара ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазыйфаи заты Камил Сабиров үткәргән викторина белән тәмамланды. Министрлык хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International