Казанда «Алма – бирмә » коррупциягә каршы форумы узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма — бирмә» республика коррупциягә каршы форумы узды.

Форумга дәүләт хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре җыелды. Чарада шулай ук җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазыйфаи заты Камил Сабиров катнашты.  

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юллады. Докладлар белән Татарстан Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International