Бүген «Реальное время» газетасы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров белән онлайн-конференция узды.
Алдагы сораулар турында фикер алыштылар:
Ел йомгаклары һәм министрлыкның 2024 елдагы эш нәтиҗәләре.
2024 елның 11 аенда республика җирле бюджетлары керемнәренең узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда гомуми суммасы күпме? Еллык план йөкләмәсе ни дәрәҗәдә үтәлгән?
Быел ККР 12 район өчен уздырды, 2025 елда нинди муниципалитетлар колачланачак? Республика халкы ККР уздыру планы белән кайда таныша ала?
Республиканың күп балалы гаиләләрен җир кишәрлекләре бирү буенча нинди яңалыклар көтә?
Татарстан 518-ФЗ нигезендә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эшен төгәлләдеме?
Сылтама буенча карыйбыз: https://realnoevremya.ru/events/1788?erid=2SDnjcM6FrB