2024 елның 11 аенда муниципаль милекне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы план буенча 5,32 млрд сум булганда 7,22 млрд сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,88 млрд сумга күбрәк.
Мөлкәтне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетларның керемнәрендә иң зур өлеш җир кишәрлекләрен арендалаудан алынган, күрсәтелгән керемнәр 2 888,93 млн сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет йөкләмәсе 125,80% ка үтәлгән. Шулай ук җирләрне сатудан алынган керемнәр дә шактый зур өлешне алып тора, күрсәтелгән керемнәр 1 989,75 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе әлеге маддә буенча 192,48% ка үтәлгән.
Муниципаль мөлкәтне арендалаудан кергән акча 291,13 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе 105,60% ка үтәлгән. Муниципаль мөлкәтне сатудан кергән акча 973,61 млн сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 126,86% ка үтәлгән.
Мөлкәтне файдаланудан кергән башка керемнәр 956,17 млн сум тәшкил иткән, еллык план 113,82% ка үтәлгән.
Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 135,69% ка үтәлгән.