Фондта эшләрендә уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне котладылар

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында 2024 елның эш нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне тапшыру өчен чарага ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов һәм ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы директоры урынбасары Артур Егоров чакырылды.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш керткәне өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Рәхмәте игълан ителде:

– Белов Петр Николаевичка - пространство мәгълүматлары идарәсе башлыгына;

- Гиниатуллин Рәсүл Равил улына - пространство белешмәләре һәм каталог фондын алып бару бүлеге башлыгы;

- Нәҗипов Шамил Ленар улына – аудит һәм контроль секторы башлыгына;

– Камалова Сирина Илдар кызына - персонал белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International