Татарстанда төзелеш өчен яңа җир кишәрлекләре ачыкланды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанда «төзелеш өчен җир»проектын гамәлгә ашыру барышында төзелеш өчен буш җир кишәрлекләре ачыкланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге проектны республика территориясендә гамәлгә ашыру өлешендә вәкаләтле орган булып тора.

Бүгенге көнгә Татарстан территориясендә гомуми мәйданы 3361,61 га булган 3 301 җир кишәрлеге ачыкланган, торак төзелеше өчен гомуми мәйданы 318,45 га булган 448 җир кишәрлеге әйләнешкә кертелгән.

«Төзелеш өчен җир» проекты кызыксынган затның һәм җир кишәрлекләрен бирүгә вәкаләтле хакимият органнарының торак төзелеше өчен әйләнешкә кертү потенциалы булган җир кишәрлекләреннән һәм территорияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International