"Әйдәгез яхшылыкны бергә эшлик!" хәйрия акциясе

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

«ТР БТИ»  һәм «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге»  хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан бергәләп «Әйдәгез яхшылык эшлик!» хәйрия акциясен үткәрде.

И.Иванов исемендәге психиатрия хастаханәсенең балалар диспансер-поликлиника бүлегенең кечкенә пациентлары өчен БТИ һәм Дәүләт кадастр бәяләү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан беренче кирәкле әйберләр һәм Яңа ел бүләкләре сатып алынды.

Акция кысаларында шундый ук чаралар Зеленодольск районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, Кайбыч һәм Югары Ослан районнарының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында үткәрелде.

Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Һәр хезмәткәрнең хәйрия эшендә катнашу һәм балаларга шатлык китерү мөмкинлеге бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International