Министр Азат Кадыйров Лисичанск һәм Рубежный балаларына бүләкләр тапшырды

2024 елның 20 декабре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Татарстанга буйсынучы шәһәрләрдә яшәүче яшьләргә бүләкләр тапшырды.

Лисичанскидан Кирилл һәм Рубежныйдан Татьяна Яңа елга планшетлар, ә Рубежныйдан Никита — блютуз-колонка алачак.

"Тылсымлы, әкияти, елның иң көтеп алынган бәйрәме башлана. Хыялларыгыз тормышка ашсын! Сезгә елмаюлар һәм тормышыгыздагы шатлыклы мизгелләр күбрәк!", — дип мөрәҗәгать итте балаларга министр.

"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле ел саен үткәрелә.  Акция нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган балалар изге теләкләрен тормышка ашыра һәм Яңа елга бүләк ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International