Яр Чаллының күп балалы гаиләләре якындагы районнарда җир кишәрлекләре ала алачак

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү кагыйдәләрен ачыклаучы үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров закон проектын тәкъдим иткәндә  инде өч ел дәвамында Яр Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир бирү динамикасы булмавын әйтте.  Хәзерге вакытта җир кишәрлеге алу өчен чиратта 6 мең 35  гаилә тора, алар өчен кимендә 900 гектар җир кирәк, шул ук вакытта әлеге шәһәр округы чикләрендә инфраструктуралы буш җирләр юк.

«Закон проектында «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә Тукай районыннан тыш тагын  якын-тирәдә урнашкан  8 муниципаль районда –  Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында урнашкан җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге каралган,  –  дип билгеләп үтте Азат Кадыйров. – Чаллы шәһәре буенча вәзгыятьне исәпкә алып, элек автоградта күп балалы гаиләләргә 3339 участок бирелгән иде, барысы да Тукай районында, ә бүген Чаллыда тагын 6035 күп балалы гаилә җир бүлеп биргәнне көтә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International