Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм (яисә) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны тәүлекнең нинди вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.
Портал мөмкинлекләреннән өйдән чыкмыйча гына физик һәм юридик затлар файдалана ала. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза җибәрү һәм гаризаның үтәлешен күзәтеп тору да җитә.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталына Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган барлык 25 дәүләт хезмәте, шул исәптән 12 дәүләт хезмәте бердәм дәүләт хезмәтләре порталына чыгарылган.
Дәүләт хезмәтләре исемлеге сылтама буенча урнаштырылган https://mzio.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-ministerstva.htm.
Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре Порталы аша Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча 2 432 гариза кергән, шул исәптән агымдагы елда 1 160 гариза.