Росреестр РФ субъектларында НСПД кертү буенча утырыш үткәрде

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Росреестр видеоэлемтә режимында Росреестр һәм ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Олег Скуфинский рәислегендә пространство мәгълүматларының милли системасын булдыру һәм эшләвен тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

Утырышта 2024 елда НСПД кертүгә йомгак ясалды һәм әлеге системаны гамәлгә ашыру буенча алдагы елларга бурычлар билгеләнде.

Росреестр хәбәр иткәнчә, НСПДның яңа версиясе файдалануга тапшырылган. Аерым алганда, бу системага гавами Кадастр картасы күчерелгән. НСПДда яңа сервислар барлыкка килде: пространстволы мәгълүматларны визуальләштерү, пространстволы мәгълүматларны таныклау һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International