Шушы көннәрдә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган открыткалар алды.
Азат Кадыйровтан Яңа ел бүләкләрен Әлмәтнең ике баласына тапшырдылар: өч яшьлек Кәримгә – снегокат һәм аның энесе 10 яшьлек Самирга-уен руле.
"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле ел саен үткәрелә. Акция нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган балалар изге теләкләрен тормышка ашыра һәм Яңа елга бүләк ала ала.