2024 елда дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 108 сәүдә үткәрелде

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

2024 елда Республика мөлкәт казнасы Татарстан Республикасы казнасындагы дәүләт мөлкәтен, шул исәптән КУЭ субъектлары өчен билгеләнгән исемлектәге мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 108 сәүдә үткәрде.

Сатуларда 3 308,7 млн сумлык 9 күчемсез милек объекты һәм 80,2 млн сумлык 138 автотранспорт чарасы сатылган, шулай ук КУЭ субъектларына озак вакытлы нигездә һәм ташламалы шартларда бирү өчен билгеләнгән исемлектән 6 дәүләт милкен арендалау килешүе төзелгән. Халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен биналар тапшырылды.

Республика учреждениеләре һәм предприятиеләренә оператив идарә итү яисә хуҗалык алып бару хокукына беркетелгән милекне сату һәм арендага бирү буенча 74 аукцион үткәрелде, аларда 34,2 млн сумлык 2 күчемсез милек объекты һәм 10,01 млн сумлык 31 транспорт чарасы сатылган, шулай ук дәүләт милкен арендалау буенча 51 шартнамә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International