Җир кишәрлекләрен Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориядән файдалы казылмалар төзү һәм чыгару категориясенә күчерү буенча җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан башкарыла торган эш республиканың инвестицион климатын икътисадый үстерүгә һәм яхшыртуга күп яктан ярдәм итә.
2024 елда ТР Министрлар Кабинетының гомуми мәйданы 1 503 гектар булган 597 җир кишәрлеген күчерү турында 81 карары кабул ителде. Шуның 625,6 гектары-нефть тармагын үстерү өчен.