Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышын уздырды.
Аттестацияне министрлык мөлкәте идарәсенең торак күчемсез милек, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Регина Галимҗанова үтте. Бертавыштан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе биләгән вазыйфасына туры килә дигән карар кабул ителде.