2024 елда Татарстанның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә (21 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә) ятим балалар дәүләт хисабына 621 бер бүлмәле фатир алды.
Барлык фатирлар да сантехника, электр яки газ плиталары, янгын сигнализациясе датчиклары, су (газ), электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган. 2013 елдан 2024 елга кадәр
Татарстан Республикасы тарафыннан ятим балалар арасыннан булган затларга 8,5 млрд сумлык 5 346 торак урын сатып алынган һәм бирелгән, шуларның 809 млн сумы федераль бюджеттан һәм 7 655 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Ятим балаларга торак урыннар алу эше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла һәм дәвам ителәчәк.