«Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган партнерлык идарәсенең быел беренче утырышында 2025 елга эш планы расланды.
Анда Казанда квалификация имтиханын үткәрүне оештыру һәм Татарстан Республикасында бәяләү эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган чаралар каралды.
Идарә тарафыннан 2025 елда керү һәм әгъзалык взносының күләме билгеләнде һәм берлек әгъзаларының еллык гомуми җыелышын үткәрү датасы - 2025 елның 14 марты расланды.
Берлекнең тариф сәясәте комитеты тәкъдимнәре буенча 2025 елга бәяләү эшләрен башкаруга тәкъдим ителгән минималь тарифлар проекты расланды, ул оешма сайтында бастырылачак.