Республиканың күп балалы гаиләләренә җир кишәрлекләре бирү һәм рөхсәт ителгән файдалану категорияләре һәм төрләре буенча җирләрдән максатчан файдалануны контрольдә тоту турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр сөйләвенчә, ярдәм чарасы гамәлгә кергәннән бирле (2012 елдан) күп балалы гаиләләргә 50 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән, шул исәптән 2024 елда 2931. Әмма әлегә кадәр 19000нән артык кишәрлеккә кытлык саклана.
Азат Кадыйров үз чыгышында 18 муниципаль районны билгеләп үтте, алар күп балалы гаиләләрне 100% ка җир кишәрлекләре белән тәэмин иттеләр. Болар-Агерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч,Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы. 15 районнан җир кишәрлекләре бирелүнең 90-99% ка җитте. Бүгенге көндә 10 муниципаль район: Буа, Арча, Түбән Кама, Лаеш, Биектау, Бөгелмә, Зеленодольск, Балык Бистәсе, Әлмәт, Кукмара районнарында кишәрлекләр бирү проценты түбән (90% тан түбән).
Министр участоклар кытлыгы иң зур булган шәһәрләрдәге вәзгыятькә аерым тукталды: Казанда - 9011, Чаллыда – 6043 һәм Әлмәттә - 1418. Башка муниципаль районнарда 2700 җир кишәрлегенә кытлык бар.
Узган ел Казанда күп балалы гаиләләргә 449 кишәрлек рәсмиләштерелгән, тагын 300дән артык кишәрлек рәсмиләштерү стадиясендә
"Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында «2024 елның 14 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында Казанның күпбалалы гаиләләренә шәһәр яны биш районы чикләрендә җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге каралган.
ТР пространствоны Планлаштыру институты белән берлектә урыннарга чыгу өчен резервлар эзләү эше башкарылды, беренче чиратта инфраструктуралы торак пунктлар эчендәге кишәрлекләргә басым ясалды. Киләсе этапта, ким дигәндә, юллар булу-булмавын исәпкә алып, янәшәдәге авыл хуҗалыгы җирләрен чикләргә кертү планлаштырыла. Исәпләгәндә һәр район Казан шәһәре муниципаль милкенә уртача 1500 кишәрлек тапшырырга тиеш.
Чаллы шәһәрендә күп балалыларга элек Тукай районының Азмәкәй, Калмаш, Сәмәкәй, Илбухтино торак пунктларында 3399 кишәрлек бүленгән. Шул ук вакытта 6000нән артык күп балалы гаилә көтеп кала, аларны тәэмин итү өчен кимендә 900 гектар кирәк.
2024 елның декабрендә Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләренә Тукай районыннан тыш тагын 8 муниципаль районда: Агерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында урнашкан җир кишәрлекләрен бирү географиясен киңәйтүче закон кабул ителде. Бүгенге көндә өстәмә массивлар турында 5 районнан тәкъдимнәр килде, тагын 4 районнан көтелә. Чаллы шәһәре һәм районнары хакимиятенә 2025 елда 1500 кишәрлек бирү бурычы куелды.
Докладны тәмамлап, министр муниципаль берәмлекләр башлыкларына, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын формалаштыру программалары кысаларында тәкъдимнәр формалаштырырга һәм тиешле эшне оештырырга кирәклеген ассызыклады.