Татарстанда Дәүләт адреслар реестрын актуаль белешмәләр белән тулыландыру буенча эш алып барыла

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе катнашында республика территориясендә дәүләт адреслар реестрын (ДАР) актуаль белешмәләр белән тутыру мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнары белән ВКС режимында киңәшмә уздырылды.

Адреслар турында ДАРда булган белешмәләр дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан, шул исәптән дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, шулай ук почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәткәндә файдалану өчен мәҗбүри.

ДАРдагы адреслар турындагы белешмәләрнең дөреслеген, тулылыгын һәм актуальлеген җирле үзидарә органы тәэмин итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International