31 октябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча җирле үзидарә органнарының салым салу базаларын киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларына дәүләт теркәве үткәрүне тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Бу эшләрне башкарган вакытта килеп чыккан проблемаларны анализлау һәм хәл итү максатыннан киңәшмәгә Татарстан Республикасының Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Менделеевск муниципаль районнарының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре чакырылды.
Киңәшмә барышында инвентаризация үткәрүнең төрле яклары каралды, шул исәптән бу юнәлештә уңай нәтиҗәләре булган Биектау һәм Аксубай районнары тәҗрибәсе белән уртаклашылды.