Россия Федерацисенең Икътисад үсеше министрлыгы тарафыннан “Россия Федерацисе Җир Кодексы һәм Россия Федерацисенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты эшләнелде.
Бу закон проекты законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән һәм Россия Федерацисенең Җир кодексына, шәһәр төзелеше кодексына, “Россия Федерацисенең Җир кодексын гамәлкә кертү турында” Федераль законга, “Бәяләү эшчәнлеге турында”, “Күчемсез милекнең ләүләт кадастры турында”, “Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчасы һәм шәһәр чите бакчачылыгы коммерциясез оешмалары турында”, шулай ук Россия Федерацисенең башка закон актларына үзгәрешләр кертә.
Закон проектын кабул итү җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль пролемаларны җайга салуга, шул исәптән авылда социаль һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, инвалидларга, җир кишәрлекләре бирүгә, төгәлләнмәгән төзелеш объектларын хуҗалык әйләнешенә кертеп җибәрүгә, җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү тәртибен гадиләштерүгә ядәм итәчәк.