Татарстанда Киңлек мәгълүматларының милли системасын булдыру буенча эшләргә йомгак ясалды

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Росреестр җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә республикада «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» (НСПД) дәүләт программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

2021 елда Татарстан Хөкүмәте төбәктә Киңлек мәгълүматларының милли системасын булдыру буенча стратегик инициативаны хуплады. Республика «НСПД» бердәм цифрлы платформасын кертү башланган РФнең дүрт сынау субъектының берсе булды.

"НСПД төзегәндә төп момент булып БДКМРны тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тулыландыру тора. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты һәм цифрлы сервислар булдыру шуңа бәйле. Бу юнәлештә Татарстан бик яхшы темплар белән хәрәкәт итә. Төбәктә БДКМРга җир кишәрлекләре чикләрен кертү буенча тиңдәшсез күрсәткеч - 94,8%, Россиядәге уртача 71,5%. 100% - субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы чикләр, 90% - торак пунктлар чикләре, 89% - территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр кертелгән. Шулай ук төбәкнең РФдә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча иң яхшы күрсәткечләре бар (518-ФЗ номерлы Закон). Әгәр 2022 ел башында субъектта БДКМРда хокуксыз булган 695,2 мең объект булса, 2024 ел ахырына аларның 99,6% ы эшләнеп беткән. Нәтиҗәдә БДКМРга ачыкланган 154 мең хокук иясе турында белешмәләр кертелде. Тагын 122,4 мең элек барлыкка килгән хокук милекчеләрнең үз гаризалары буенча рәсмиләштерелгән. 64 мең реестр хатасы төзәтелгән, бу кабат кадастр эшләрендә гражданнарга 570 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән", - диде Татьяна Громова.

Шулай ук Комплекслы кадастр эшләрен (ККР) башкару өлешендә дә масштаблы эш башкарылды, алар БДКМРНЫ төгәл белешмәләр белән тулыландыруда иң нәтиҗәле механизм булып тора. 2024 елда ККР 67 кадастр кварталына карата үткәрелгән, аларда күчемсез милек объектларының гомуми саны 26,2 мең тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Росреестр җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, төбәктә бердәм цифрлы платформаны территориаль планлаштыру, территорияләрне планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру турында белешмәләр, шулай ук Төбәк пространство мәгълүматлары фондыннан материаллар белән тулыландыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Төп бурыч-2025 елда субъектта НСПД базасында муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International