2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы 8.023,79 млн сум тәшкил итә, бу 2023 ел белән чагыштырганда 602 мең сумга күбрәк.
Мөлкәтне һәм җирләрне файдаланудан һәм сатудан җирле бюджетлар керемнәренең иң зур өлеше җир кишәрлекләрен арендалаудан алынган, алар 3 170,23 млн сум тәшкил иткән. Күрсәтелгән маддә буенча еллык бюджет йөкләмәсе 112,80% ка үтәлгән. Шулай ук 2 206,15 млн сумлык җирләрне сатудан кергән керем дә шактый зур өлешне алып тора. Еллык бюджет йөкләмәсе әлеге маддә буенча 125,63% ка үтәлгән.
Муниципаль милекне арендалаудан кергән акча 327,65 млн сум тәшкил иткән. Еллык бюджет йөкләмәсе 116,54 % ка үтәлгән. Муниципаль милекне сатудан кергән акча 1 008,44 млн сум тәшкил иткән, керемнәрнең әлеге маддәсе буенча план 118,73% ка үтәлгән.
Милекне файдаланудан башка керемнәр 1 105,05 млн сум тәшкил иткән, еллык план 121,20% ка үтәлгән.
Гомумән алганда, еллык план йөкләмәсе 119,42 % ка үтәлгән.