Министр урынбасары Алмаз Кыямов КДАУ студентлары белән очрашу үткәрде

2025 елның 1 феврале, шимбә

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студентлары белән Министрлыкта һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә практика узу һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашты. Очрашуда шулай ук Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм ТР Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы генераль директоры Лена Хәмзина катнашты.

Алмаз Кыямов җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы студентларына Министрлыкта ел саен төрле уку йортлары студентларының практика узуы турында сөйләде. 2024 елда 43 студент практика үтте.

«Җир төзелеше һәм кадастрлар» укыту юнәлеше буенча министрлыкта кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге һәм җир ресурслары идарәсе кебек профильле бүлекчәләр бар. «Бүгенге көндә без югары квалификацияле белгечләр белән кызыксынабыз һәм сезне үзебезнең министрлык хезмәткәрләре арасында күрергә шат булачакбыз", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Үз учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган проектлар, шулай ук производство практикасын узуның өстенлекләре турында оешма җитәкчеләре Дмитрий Лунегов һәм Лена Хамзина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International