Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы оешуга 34 ел тулуны билгеләп үтә

2025 елның 7 феврале, җомга

Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә Татарстан ССР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты (1992 елның февраленнән – Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты) төзелә. Төзелгән ведомствоның төп бурычы Татарстан Республикасы икътисадын реформалаштыру булды, ул республика Дәүләт предприятиеләренең төп өлешенең милек рәвешләрен үзгәртүгә, базар мөнәсәбәтләре инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән иде.

2001 елдан ведомство Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дип атала башлый.

Эшчәнлек елларында Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасында норматив-хокукый база булдыру һәм дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү буенча гаять зур эш башкарылды.

Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы-Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең җайга салынган механизмында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен алып баручы һәм дәүләт мөлкәте милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы мөһим звено.

Ведомство бер урында гына тормый, республика һәм федераль программаларны,  инфраструктура проектларын, социаль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, динамик рәвештә цифрлы трансформация чорына керә: җир һәм милек мөнәсәбәтләре белән идарә итү процесслары автоматлаштырыла, идарә итүнең алдынгы технологияләре кертелә. Болар барысы да Министрлыкның уңышлы эшчәнлегенең һәм киләчәктә Татарстан Республикасы файдасына үсешенең нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International