Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Татарстан Республикасының мөлкәт комплексын карау максатында Кырым Республикасына эш визиты белән булып кайтты.
Министр Кырымның Форос бистәсендәге «Сәләт — Ак Барс» балалар комплексын карап чыкты һәм җитәкчелек белән комплексның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
«Сәләт – Ак барс» балалар комплексы Татарстан белгечләре тарафыннан төзелгән һәм сменасына 300әр бала кабул итә.
Сәфәр барышында Азат Кадыйров шулай ук Кырым Республикасының милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Лиса Кулинич белән очрашты, аның белән ике республикада милек һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышты.