7 февральдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы оешуга 34 ел тулуны билгеләп үтте. Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә Татарстан ССР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты (1992 елның февраленнән – Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты) төзелә. 2001 елдан ведомство Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дип атала башлый.
Юбилей алдыннан без министрлыкның элеккеге җитәкчеләре белән әңгәмә кордык. Алар идарә итү елларындагы вакыйгалар, нәтиҗәләр турында сөйләделәр һәм үз теләкләрен калдырдылар.
Васильев Валерий Павлович (җитәкчелек еллары - 2001-2009 еллар):
- Чираттагы юбилейда министрлык коллективына эш канәгатьлек китерсен дип телим. Үз эшегезнең профессионаллары булып калыгыз! Бәхет, сәламәтлек, һәм уңышлар!
Хамаев Азат Кыям улы (җитәкчелек еллары - 2009-2019 елдан), Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе
- Министрлыкның еллыгы уңаеннан мин хезмәттәшләремә профессиональлекләре һәм Татарстан Республикасы файдасына уртак эшебезгә тугры булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм шәхси иминлек, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм ташкыны телим. Уңышлар сезгә!