Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советларның уртак утырышы булды.
Катнашучылар ике ведомствода да коррупцион хокук бозуларны профилактикалау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова мәгълүмати багланышлар турында килешүгә кул куйдылар.